Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының китап сөючеләрен Казанда бүләкләгәннәр
Финалистларны Казан шәһәрендә, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бүләкләгәннәр.
(Чирмешән, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» һәм XIII дөньякүләм «Әдәби марафон» китап укучылар проектында Чирмешән районыннан да катнашучылар булган, аларның тугызы финалга узган. Бу хакта район газетасы яза.
Бу бәйгедә катнашучылар географиясе тагын да киңәйгән, анда Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә татар әдәбияты белән кызыксынучылар катнашкан.
Финалистларны Казан шәһәрендә, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бүләкләгәннәр. Марафонга китаптан башка тора алмаучы, әдәбиятны сөюче меңнән артык җанатар җыелган, диелә хәбәрдә.
Гөлнара Галимова (Чирмешән), Мәдинә Галимова (Иске Үтәмеш), Рушания Гыйрфанова (Иске Кади), Гөлшат Әгъләмова (Әмир), Люция Җиһаншина (Югары Кәминкә), Алия Кәлимуллина (Иске Кади), Ләйсән Маслахова (Лашман), Галия Мөксинова (Иске Кади), Лилия Хөснетдинова (Югары Кәминкә) финалга узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз