news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим пьесалары драматургияне өйрәнү буенча фәнни проект сайтына урнаштырылган

DraCor – Германия (Потсдам университеты) һәм Россия (Югары икътисад мәктәбе) фәнни коллективларының уртак проектында әсәрләре иҗтимагый казаныш дип танылган авторларның иске текстларын гына куела.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» һәм «Ташлама утны, Прометей!» пьесалары драматургияне өйрәнү буенча дөньякүләм фәнни проект сайтына урнаштырылган.

«Башинформ» агентлыгы кинорежиссер Таңчулпан Буракаевага сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге эш DraCor халыкара проекты кысаларында Мостай Кәрим Фонды ярдәме белән башкарылган.

DraCor – Германия (Потсдам университеты) һәм Россия (Югары икътисад мәктәбе) фәнни коллективларының уртак проекты. Ул төрле телләрдә иҗат ителгән пьесаларны заманча компьютер технологияләре ярдәмендә укырга, чагыштырырга һәм фәнни яктан анализларга ярдәм итә.

DraCor проекты өчен мөһим шартның берсе – авторлык хокукларын бозмау. Шунлыктан әлеге ресурста әсәрләре инде күптән иҗат ителү сәбәпле иҗтимагый казаныш дип танылган авторларның иске текстларын гына табарга мөмкин.

Мисал өчен, Галиәсгар Камал (1879-1933) пьесаларын үз эченә алган татар драматик корпусы шуны истә тотып ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100