news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Ахунов: Гаяз Исхакыйны милләтчелектә гаепләүчеләр хаклы түгел

Чынлыкта, Гаяз Исхакый туган җирен яраткан, ди белгеч.

Азат Ахунов: Гаяз Исхакыйны милләтчелектә гаепләүчеләр хаклы түгел
Владимир Васильев

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ, Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Гаяз Исхакыйның милләтчелектә гаепләнүен дөрес түгел дип саный.

«Гаяз Исхакый турында бик күп мифлар бар. Бездә аңа, начар мәгънәдә, милләтче буларак карыйлар. Чынлыкта, ул туган илендә барган процесслар өчен җанатып яшәгән, үзенең туган җирен, рус әдәбиятын яраткан, рус язучылары белән аралашкан», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, Гаяз Исхакыйга Төркия күченгәч, Советлар Союзына каршы фикерләр әйтергә туры килгән булырга мөмкин.

«Бәлки, соңыннан Төркиягә киткәч кенә, аңа Советлар Союзына өлешчә каршы булган сүзләр әйтергә туры килгән. Ләкин чынлыкта ул — классик, татар әдәбиятының зур язучысы, публицист. Үз сәләтен туган ягында куллана алмавы бик кызганыч», — дип сөйләде Азат Ахунов.

Бүгенге көндә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Гаяз Исхакыйның кырыктан артык көндәлеге саклана.

«Бу — безнең институт өчен генә түгел, ә фәнни җәмәгатьчелек, Татарстан халкы өчен дә зур байлык. Чөнки әлеге көндәлекләрдә Гаяз Исхакый бөтенләй башка, без белми торган яктан ачыла. Әлегә бу көндәлекләрнең барысын да өйрәнеп бетермәдек. „Рухи мирас“ җыентыгында өлешчә бастырдык. Әле дәвам итәсе бар», — диде Азат Ахунов «Татар-информ»га.

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Анда кунакларга Татарстан Фәннәр академиясе оешуга утыз ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Биредә кулъязмалар, борынгы Коръән коллекциясе, күптән түгел нәшер ителгән китаплар һәм башкалар урын алган.



Галерея: «Мирасханә»дәге ачык ишекләр көненнән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100