Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга Үзәк китапханәсендә шагыйрә Кадрия Наил белән очрашу кичәсе булды
Әлеге чарага медицина көллиятендә укучы 1 курс студентлары чакырылды.
(Алабуга, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында шагыйрә Кадрия Наил белән «Мин башкача яши алмам» дип аталган очрашу кичәсе узды. Әлеге чарага медицина көллиятендә укучы 1 курс студентлары чакырылды.
Очрашу вакытында шагыйрә үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды, күңеленә иң якын булган шигырьләрен укыды. Шулай ук Кадрия Наил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, аңа багышланган презентация тәкъдим ителде.
Китапханәчеләр «Күңел язым чәчәк атканда» дигән исем астында бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шагыйрәнең «Җылы сүзләр», «Күңел язым чәчәк атканда», «Оч, күңелем», «Яшьлек язларымны сагынам», «Көзге моңнар» һәм башка китаплары урын алды.
Кичә азагында Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Нурия Камил кызы Закирова, татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Раушания Нури кызы Вәлиева шагыйрәне 70 яшьлек юбилее белән котлап, тәбрикләү сүзләре җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз