Яңа Чишмә районында Тукай шигъриятенә багышланган кичә булды

Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына 135 ел тулды.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Яңа Чишмә районы «Ак калфак» оешмасының Зирекле авылы җирлеге филиалында «Ачып кердек белем ишеген, Тукай аша, туган тел аша» дип исемләнгән кичә узды. Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына 135 ел тулды.

Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, районның иҗат белән шөгыльләнүче укучыларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, җирле шагыйрьләрне үзенә — бөек Тукаебызның туган көне уңаеннан 17нче мәртәбә үткәрелгән Туган тел бәйрәменә җыйды. Бирегә ана телен яратучы, әлеге телдә шигырьләр сөйләүче актив балалар җыелды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзергесе көндә Чаллыда чыга торган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Фәттахова «Көмеш кыңгырау» газетасының һәм сайтының төп үзенчәлеге турында сөйләдәе барлык кунакларны бәйрәм белән котлады.

Торган җире, авылының тарихын мәңгеләштерү, аны яшь буынга мирас итеп калдыру өчен янып йөрүче шәхес Мидхәт Газыймов бәйрәмне йомгаклап изге теләкләрен җиткерде, соңгы көннәрдә генә дөнья күргән Минниса апа Нәбиуллинаның шигырьләр китабы белән таныштырды.