news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә 82 яшьлек ветеран туган авылы турында китап язган

Автор бу хезмәтен авылының 280 еллыгына багышлаган.

(Чирмешән, 26 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Түбән Кармалка авылы тарихына багышланган «Мы родом из Нижней Кармалки» дигән китапның икенче өлеше дөнья күрде.

Әлеге хезмәт авторы Анатолий Чернышев әйтүенчә, 250 данәдә бастырылган 500 битле китапта авылның тарихы һәм бүгенге көне дә сүрәтләнгән. Ул бу хезмәтен авылының 280 еллыгына багышлаган.

Сүз уңаеннан, Анатолий Петровичның Түбән Кармалка турында беренче китабы 2017 елда басылып чыга. 270 битле хезмәткә барлык материаллар да сыеп бетмәгән, шуңа да 82 яшьлек ветеран тынычланып калмый, мөмкинлек табып, эшен ахырына җиткерә, яңа китапны басмага әзерли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100