Ульяновск өлкәсендә әдәбият әһелләренә ярдәм күрсәтеләчәк

Китаплар нәшер итү буенча дәүләт программасында каралган акчаның 10 процентын яшь авторларның китапларын бастырып чыгаруга юнәлтү урынлы булыр иде», — диде төбәк җитәкчесе.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов каләм ияләре белән очрашуда төбәкнең әдәбият әһелләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән инициативалары турында хәбәр итте.

«Китап елында безнең әдәбият әһелләренең проектлары киңкүләмле булырга һәм яңа үсеш алырга тиеш. Моның өчен аларны сизелерлек дәрәҗәдә кызыксындырырга кирәк. Беренчедән, „язучы“ һөнәрен „Һөнәрләрнең гомумроссия классификаторы“ на кертергә, шулай ук төбәктә язучы статусын закон нигезендә билгеләргә тәкъдим итәм», — диде ул.

«Икенчедән, үзебезнең өлкә бәйрәмен — Ульяновск язучысы көнен булдырырга кирәк дип саныйм. Аны 25 июньдә — Ульяновск өлкә язучылар оешмасы барлыкка килгән көнне билгеләп үтәргә мөмкин. Өченчедән, китаплар нәшер итү буенча дәүләт программасында каралган акчаның 10 процентын яшь авторларның китапларын бастырып чыгаруга юнәлтү урынлы булыр иде», — диде төбәк җитәкчесе.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Василий Гвоздев язучы статусын билгеләү кирәклеген әйтте.

«Губернаторның барлык тәкъдимнәрен дә тулысынча хуплыйм һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Бу тәкъдимнәрнең „Кешеләр күзе белән гаделлек“ форумында яңгыравы зур әһәмияткә ия. Әлеге форум барлык категория гражданнардан тәкъдимнәр җыю мәйданчыгына әверелде», — дип сөйләде Василий Гвоздев.