Казанда «Язучылар елмая яки Балчыклыда әдәбият һәм сәнгать көннәре» кичәсе була

Тамаша һәм юмор кичәсе 29 мартта Тукай клубында узачак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 29 мартта Казандагы Тукай клубында «Язучылар елмая яки Балчыклыда әдәбият һәм сәнгать көннәре» тамаша һәм юмор кичәсе була.

Татарстан Язучылар берлеге сайтындагы афишада хәбәр ителгәнчә, кичә 17.00 сәгатьтә башлана.

Чараны Язучылар берлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештыра.

Кичәдә Рабит Батулла, Алмаз Хәмзин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Камил Кәримов, Марсель Галиев, Шәмсия Җиһангирова, Наилә Яхина һәм башкалар катнаша.