news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда нәниләр өчен «Үстерә торган китап» чыкты

Әлеге басма хәрефләр аша сабыйларны укырга өйрәтү һәм тел байлыгын арттыру өчен нәшер ителгән.

Татарстанда нәниләр өчен «Үстерә торган китап» чыкты

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында Лиана Әмирханованың «Үстерә торган китап» басмасы чыкты. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәниләргә багышланган әлеге китап хәрефләр аша сабыйларны укырга өйрәтүдә ярдәм итү һәм тел байлыгын арттыру максатында нәшер ителгән.

Әлеге басмада ел фасыллары һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып язылган шигъри үрнәкләр дә бирелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100