news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында китап алмашу мөмкинлеге барлыкка килде

Махсус китап киштәсендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов китаплары да бар.

Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында китап алмашу мөмкинлеге барлыкка килде
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында #буккроссинг проекты ачылды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова «ирекле китапханә»дә үзенең «Язмышлар такыясы» китабын калдырган. Биредә Дуслык йорты директоры Ирек Шәриповның Удмуртиядә милли хәрәкәт турындагы китабы да бар. Китапларны Дуслык йортына килгән кунаклар алып таныша яки, алып килгән китабын калдырып, үзенә алып китә ала.

«Үзара китап алмашу проекты киң таралган, китап сөючеләр яратып кабул иткән проект», диелә бу хәбәрдә.

Дуслык йорты «кунак» китаплар өчен махсус өй — китап киштәсе дә булдырган. Аны Кайбычтан Рөстәм Галиуллин ясап бүләк иткән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова бүген Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында ачылган #буккроссинг проектын ачуда катнашты. Ул "ирекле китапханә"дә үзенең "Язмышлар такыясы" китабын калдырды. Аны Дуслык йортына килгән кунаклар алып таныша яки, алып килгән китабын калдырып, үзенә алып китә ала. Үзара китап алмашу проекты киң таралган, китап сөючеләр яратып кабул иткән проект. Дуслык йорты "кунак" китаплар өчен махсус өй - китап киштәсе дә булдырган. Аны Кайбычтан Рөстәм Галиуллин ясап бүләк иткән. "Буккроссинг"та Дуслык йорты директоры Ирек Шәриповның Удмуртиядә милли хәрәкәт турындагы китабы да урын алган.

Публикация от Татарстан Язучылар берлеге (@soyuzpisateleyrt)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100