Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Гүзәл Ситдыйкованың 70 яшьлегенә әдәби конкурс игълан ителде
Бәйгегә башкорт язучысының китаплары буенча сочинение һәм буктрейлер кабул ителә.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең балалар үзәге башкорт язучысы Гүзәл Ситдыйкова иҗаты буенча конкурс игълан итте. Бәйгегә башкорт язучысының китаплары буенча сочинение һәм буктрейлер кабул ителә.
Ул китапханәчеләр һәм мәгариф оешмалары, мәктәптән тыш уку һәм өстәмә белем алу оешмаларындагы республика китапханәләреннән кулланучылар арасында 24 гыйнвардан 4 мартка кадәр узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бәйге танылган шагыйрә, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Хәдия Дәүләтшина исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гүзәл Ситдыйкованың 70 яшьлегенә багышланган.
Конкурс «Балалар шигырь», «Шигъри әкиятләр», «Хикәя, эссе һәм әкият» номинацияләрендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз