Рафаил Газизовның яңа китабында Мамадышта яшәүчеләрнең фаҗигале үткәне тасвирлана

«Чыңлы бөтнекләр» — «Тәрәзәләр» (2014), «Ачык тәрәзәләр» (2017) исемнәре белән басылган китапларның дәвамы булып тора.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында Рафаил Газизовның «Чынлы бөтнекләр» китабы чыкты. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге китапта XX гасырның соңгы унбиш һәм XXI гасырның унҗиде елында булган вакыйгалар тасвирлана. Татар халкының, аерым алганда, Мамадышта яшәүчеләрнең, фаҗигале үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында да бәян ителә.

Авторга мәктәп иҗат кешеләре даирәсе яхшы таныш, шуңа аларны яратып тасвирлый. Татар теле гореф-гадәтләре, ислам дине язмышы игътибар үзәгендә яктыртыла, диелә бу хәбәрдә.

«Чыңлы бөтнекләр» басмасы «Тәрәзәләр» (2014), «Ачык тәрәзәләр» (2017) китапларның дәвамы.