Уфада «Татарча фатирник» проекты яшьләре «Тукай моңнары» чарасын үткәрә

Чарада катнашучыларны Габдулла Тукай иҗатын уку, баян-гитарага җырлар башкару, уеннар уйнау, яңа дуслар табу, татар яшьләре белән танышу көтә.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Уфада эшләп килүче «Татарча фатирник» проекты яшьләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган «Тукай моңнары» чарасын үткәрә.

Чарада катнашучыларны Габдулла Тукай иҗатын уку, баян-гитарага җырлар башкару, уеннар уйнау, яңа дуслар табу, татар яшьләре белән танышу көтә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«26 апрель көнне бөек шагыйребезнең туган көнендә сине дусларың белән көтеп калабыз», диелгән хәбәрдә.