Мөслим районындагы Түреш авылының 100 еллыгына багышланган китап чыкты

Яңа басмада Түреш авылының 1921 елда нигез салынган вакыттан алып бүгенге көннәргә кадәрге тарихы бәян ителә.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов Түреш авылының 100 еллыгына багышлап, «Авылдашлар» дигән яңа китап чыгарган.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге китап 2020 елда 300 данә тираж белән Казанның «Ихлас» нәшриятында дөнья күргән. Авторга авылдашлары И.Низамов, Ф.Мозаффарова, А.Әюпова һ.б. материаллар һәм фотоиллюстрацияләр туплауда ярдәм киткән.

Югары сыйфатлы кәгазьдә, күпсанлы фотолар белән бизәлгән басмада Түреш авылының 1921 елда нигез салынган вакыттан алып бүгенге көннәргә кадәрге тарихы бәян ителә.

Китапта авылда яшәүчеләрнең тормышы һәм хезмәте турында язмалар һәм фотолар, күренекле авылдашлар хакында мәгълүматлар урын алган.

Йомгаклау өлешендә авыл тормышына багышланган шигырьләр, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм фронттан исән-имин әйләнеп кайтып, авыл зиратында җирләнгән сугыш ветераннарының исемлеге тәкъдим ителгән.