Фагыйлә Чумарованың «Себер сүзе» дип аталган китабы чыкты

Җыентыкка Себер татарлары турында белешмә тупланган.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте Фагыйлә Чумарованың «Себер сүзе» дип аталган китабы басылып чыгуын хәбәр итте.

Фәния Хуҗахмәт нәшер иткән әлеге җыентыкка Себер татарлары турында мәкаләләр тупланган, диелә бу хәбәрдә.