news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай егете «Чиксез талантлар» республика фестивале җиңүчесе булды

Ул «Әдәби иҗат» номинациясендә җиңү яулады.

Аксубай егете «Чиксез талантлар» республика фестивале җиңүчесе булды
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Шушы көннәрдә «Чиксез талантлар» IV Республика яшьләр фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге бәйге авыруга һәм гариплеккә карамастан, бирешмәүче, чиксез оптимизмга ия кешеләр өчен, алар өчен һәр көн — ул җиңү. Анда Алмаз Камилов Аксубай районын лаеклы тәкъдим итте. Ул «Әдәби иҗат» юнәлешен сайлаган.

Быел конкурста Татарстан территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр генә түгел, башка төбәкләрдән дә катнаша алдылар. Шулай итеп, фестиваль Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрүгә ия булды.

Сайлап алу этабы 2021 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр узды. Катнашу өчен номинацияне билгеләргә һәм портфолио белән гариза җибәрергә кирәк иде. Бәйгенең зональ этабында катнашучылар чыгыш ясап, үзләре һәм казанышлары турында сөйләделәр инде.

Тыйнак егетнең шигырьләр иҗат итүен бик азлар гына белә. Әмма аның иҗаты һәм таланты аңа бу номинациядә җиңү яуларга ярдәм иткән. Аның остаз-ярдәмчеләре –«Нежность» комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова һәм үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Әлфия Гайнуллина аның җиңү куанычын уртаклаша.

«Мин мәктәптән үк шигырьләр язам, әмма алар миңа хәзер җиңү китерерләр дип уйлаганым булмады. Остазларыма ярдәмнәре, хуплаулары һәм миңа карата ышанычлары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», — диде Алмаз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100