news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә нәфис сүз осталарының Тукайга багышланган бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Чара шигъри әсәрләрне башкару сәнгатен популярлаштыру, яшь буынга Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде.

(Әлмәт, 21 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Шушы көннәрдә «У Тукая» яшүсмерләр клубында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының әдәби-сәнгать бәйгесе узды. Биредә аны 2002 елдан башлап үткәрәләр.

Бәйгедә шигърияткә гашыйк 19 укучы катнашты. Алар шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарып, шигырьләрне сөйләп, халык күңелендә Тукай мәңге сакланачагын расладылар. Бу турыда «Әлмәт таңнары» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге яшь буенча өч категориядә үтте. Анда 7-10, 11-13, 14-18 яшьлекләр көч сынашты.

Чара шигъри әсәрләрне башкару сәнгатен популярлаштыру, катнашучыларның сәнгати, эстетик һәм әхлакый зәвыкларын үстерү, татар халкының милли гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, яшь буынга Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде, ди оештыручылар.

11-13 яшьлекләр арасында беренчелектә — Алсу Фатыйхова, Рамилә Маннанова, Адилә Хәйруллина һәм Алия Талипова, икенче урында — Сөмбел Хафизова. Өченче урын хуҗалары — Алинә Купаева, Исминә Шәрипова.

14-18 яшьлекләр арасында Ильяс Закирҗанов беренче урынга чыкты. Икенче урын Камилла Галимовада, өченче — Эльвина Сипатова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100