Халыкара Төрки академиясе нәшер иткән китапларны онлайн режимда укырга мөмкин

Академиянең рәсми сайтындагы «Китаплар» бүлегендә йөздән артык китап урнаштырылган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Халыкара Төрки академиясе үзенең фәнни хезмәтләрен укуга ирекле рөхсәт бирә. Хәзер Халыкара Төрки академиясе тарафыннан нәшер ителгән китапларны онлайн режимда укырга мөмкин. Академиянең http://twesco.org/kitap рәсми сайтындагы «Китаплар» бүлегендә Йөздән артык китап урнаштырылган. Алга таба бүлек китаплар белән тулыланып торачак.

Онлайн китаплар казах, төрек, азәрбайҗан, инглиз, кыргыз, рус, монгол телләрендә, шулай ук башка халыкларның телләрендә басылып чыккан.

Китаплар төрки дөнья тарихына, бай әдәби мираска, тарихи язма һәм төрки телләргә багышланган тикшеренүләргә, шулай ук этнографиягә, тугандаш илләрнең фольклорына һәм традицияләренә багышланган.

Моннан тыш, веб-сайтның «Журналлар» бүлегендә «GLOBAL-Turk»,«Алтаистика, тюркология, монголистика» журналларының барлык чыгарылышлары һәм Академия нәшер итә торган«Turkic Weekly» электрон бюллетене белән танышу мөмкинлеге бар.