Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургтагы Милли әдәбият китапханәсенә татар басмаларын тапшырдылар
Чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Санкт Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында узды.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәренең Милли әдәбият китапханәсенә Татарстан китап нәшриятында чыккан китапларны тапшырдылар. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Санкт Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында узды. Бу турыда Татарстанның Санкт Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Милли әдәбият китапханәсе күп еллар дәвамында Татарстанның Санкт Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге партнеры булып тора. Анда күпсанлы милли-мәдәни чаралар, түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр узды, татар язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары тәкъдим ителде.
«Татар кунакханәсе» уртак мәдәни-агарту проекты уңышлы эшләвен дәвам итә. Әлеге проект Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге инициативасы буенча гамәлгә куелды һәм 2013 елның сентябрендә эшли башлады.
Проектның максаты — күпмилләтле Россия тарихында татар халкының ролен ача торган тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән танышу, Россия дәүләтчелеген һәм мәдәниятен торгызуга һәм ныгытуга өлеш кертү; татар халкының халык иҗаты, халык бәйрәмнәре, татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык костюмнары турында белемнәрне тирәнәйтү, милли татар мәдәниятен саклау һәм үстерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз