Милли китапханә укучылар һәм студентларны татар әдәбиятына багышланган уенга чакыра

Катнашучылар ике төркемгә бүленеп, сорауларга җавап бирәчәк

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 21 март көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмә залында татар әдәбиятына багышланган интеллектуаль уен узачак.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашу өчен югары сыйныф укучылары һәм студентлар чакырыла.

Катнашучылар ике төркемгә бүленеп, татар әдәбиятына караган сорауларга җавап бирәчәк. Уен татар телендә була.

Катнашу өчен инстаграмдагы профильдә сылтамадан узып теркәлергә кирәк.

«Китапханәгә килгәндә, битлек кияргә онытмагыз», диелә хәбәрдә.

Милли китапханә 20 марттан китап бирә башлый, дип язган идек.