news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары» бәйгесенең финалистлары Казанга җыела

Иртәгә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә II Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең йомгаклау концерты үтәчәк.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген II Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең финалы узачак. Герой-шагыйрьнең ижади мирасын популярлаштыруга үз өлешен керткән яшь талантлар башкалабыз Казанга җыела. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурста 7 меңгә якын катнашучы булды. Алар «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә көч сынашты. Финалга иң яхшылары узды.

Бүген «Тукай клубы»нда катнашучыларны төп сынау көтә. Аннары алар өчен фронтовик язучыларның балалары белән очрашу оештырыла.

Иртәгә, 18 февраль көнне, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә II Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең йомгаклау концерты үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100