news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукайның татар, рус һәм инглиз телендәге китаплары нәшер ителде

Шагыйрьнең тууына 135 ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшрияты яңа басмалар әзерләгән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телендәге өч китабын чыгарган.

Нәшриятның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, әлеге басмалар Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.

Китапларда Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100