Балалар китабы атналыгында язучылар һәм рәссамнар илнең төрле төбәкләренә барачак

Балалар китабы атналыгы СССР заманында оештырылган һәм 1944 елдан башлап уздырыла.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Балалар китабы атналыгы соңгы елларда бөтенроссия күләмендә үк узмый башлаган. Традицияне яңарту максатыннан, 2020 елда киңәйтелгән программа төзелгән. Бу атнада язучылар һәм рәссамнар илнең төрле төбәкләренә барачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балалар китабы атналыгында 4100 китапханә катнашачак. Бу турыда Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина сөйләгән.

«Без Мәдәният министрлыгы белән балалар китабы атналыгы уңаеннан шактый озак сөйләшүләр алып бардык. Язучылар үзләренең яшь укучылары белән очраша алыр иде. Быел гына министрлык безне хуплады», — диде Веденяпина.

«Балалар китабы атналыгы» акциясе 21-29 мартта башкаланың 118 балалар һәм гаилә китапханәләрендә узачак.