news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Державин премиясен шагыйрь Борис Вайнер һәм фән докторы Марина Ефремова алачак

Бүген Татарстанда бөек шагыйрь һәм мәшһүр дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 277 ел тулуны билгеләп үтәләр.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Бүген Лаешта Гавриил Державин исемендәге дәүләт премиясе лауреатларының исемнәрен атаячаклар. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен югары бүләкне танылган балалар шагыйре һәм прозаик Борис Вайнер алачак. Юриспруденция өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен юридик фәннәр докторы Марина Ефремова әлеге премиягә лаек булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хөкүмәтеннән хәбәр иттеләр.

Борис Вайнерга премия «Негде яблоку упасть!» дип аталган балалар өчен шигырьләр һәм тәрҗемәләр җыентыгы, шулай ук «Алмазная гора» дип исемләнгән әкиятләр китабы өчен тапшырыла. Марина Ефремова исә «Мәгълүмати куркынычсызлыкны җинаять-хокукый саклау» дигән монографиясе өчен билгеләп үтелә.

Державин премиясе Татарстан Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган, ул язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, шулай ук юристларга тапшырыла.

Бүген Татарстанда бөек шагыйрь һәм мәшһүр дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 277 ел тулуны билгеләп үтәләр. Төштән соң Казанның Лядской бакчасында классик һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы була. Эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, анда катнашучы кешеләр саны чикләнгән. Шагыйрьне искә алырга ТР Хөкүмәте вәкилләре, Державин премиясенең былтыргы һәм быелгы лауреатлары киләчәк.

Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм Лаешта, Державинның кече Ватанында дәвам итәчәк. Шәһәрнең төп мәйданында классик һәйкәленә чәчәк куячаклар һәм тантаналы төстә Державин исемендәге Республика премиясенең лауреатларын игълан итәчәкләр. Быелгы җиңүчеләрнең исемнәрен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин игълан итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100