Язучы Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы төрек теленә тәрҗемә ителде

Тәрҗемәче Мехмет Араз романны Төркиядә китап буларак чыгарырга тели.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбиятын өйрәнгән төрек теле һәм әдәбияты белгече, тәрҗемәче Мехмет Араз (Mehmet Araz) «Татар әдәбиятында тарихи романнар һәм язучы Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы» темасыннан фәнни хезмәт яклаган һәм үзе өйрәнгән әсәрен тәрҗемә иткән.

«Татар әдәбиятында тарихи романнар күп түгел. Таһир Нәбиуллинның „Качкын“ романына аеруча әһәмият бирдем. Романны танытырга теләп, төрекчәгә тәрҗемәсен китап буларак чыгарырга йөрим», — дип сөйләгән ул Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбировага.

Язучы әсәрне повесть дип билгеләгән, ләкин тәрҗемәче, күләменнән һәм эчтәлегеннән чыгып, тарихи роман дип саный. «Бер-берсенә бәйле ике өлештән тора, барлыгы 41 бүлек, 224 бит», — ди Мехмет Араз.

  • Язучы Таһир Нәбиулла улы Нәбиуллин 1933 елның 25 мартында Татарстанның Апас районы Болын-Балыкчы авылында туган. Белеме буенча икътисадчы, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куя, аннары Түбән Кама Нефть-химия берләшмәсендә баш бухгалтеры булып эшли. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Таһир Нәбиуллин романда XIV–XXI гасырларда татар халкының тормышын сурәтли, ди тәрҗемәче. Ул шул чорга хас үзенчәлекләрне аерым билгеләп үткән. «Качкын» романында берничә ай исемен күрдем. Кызыксындым, мәгълүмат эзли башладым. Барлык унике айның исемен таптым. Мәсәлән, хəмəл — март, сəвер — апрель, җәүза — май, сəрəтəн — июнь, әсəд — июль, сөнбелə — август һ.б.» — дип мисал китергән галим.

Мехмет Араз әйтүенчә, моңа кадәр аеруча Урта Азия төрки календарьләре белән бәйле күп кенә эзләнүләр ясалган. Шулай да татарларда кулланышта булган бу календарь белән бәйле мәгълүмат юк. Ул бу хакта «Төрки дөнья» тәквимнәре арасында беленмәгән көнчыгыш тәквиме» исемле мәкаләсен язган. Таһир Нәбиуллин әсәрендәге ай атамалары хакында мәгълүмат «Төрек йорты» журналының (Türk Yurdu Dergisi) 394нче санында чыккан.

Мехмет Араз фәнни эшендә «Качкын» романы мисалында татар әдәбиятының Болгар чорыннан алып үсешен, татар әдәбиятында тарихи романның килеп чыгышын тикшергән. Ул фәнни эшен Төркиянең Мугла Сыткы Кочман университеты Заманча төрки халыклар телләре һәм әдәбиятлары бүлегендә яклаган.

Галим татар язучысы Таһир Нәбиуллин турында Интернетта мәгълүматның аз булуын әйткән.

Мехмет Араз — Галимҗан Ибраһимовның да ике хикәясен төрекчәгә тәрҗемә иткән галим. Татар язучысының «Яз башы» хикәясе «Темрин фикер һәм әдәбият» журналының (Temrin Düşünce ve Edebiyat Dergisi) 107нче санында, «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәясе «Төрек теле» журналының (Türk Dili Dergisi) 829нчы санында чыккан.