news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краеның Барда авылында VIII Ягъфәров укулары булды

Чара Рәшит ага Ягъфәровның 75 еллык юбилеена багышланган иде.

Пермь краеның Барда авылында VIII Ягъфәров укулары булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Пермь краеның Барда авылында VIII Ягъфәров укулары узды. Чара Рәшит ага Ягъфәровның 75 еллык юбилеена багышланды.

Рәшит аганы Барда халкы хөрмәт итә. Күпләр өчен фольклорчы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит ага Казанны ача, укырга керергә һәм гомумән үзләрен татар дөньясында табарга ярдәм итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада шулай ук Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, танылган драматурглар Мансур Гыйләҗев белән Рәдиф Сәгъди һәм Рәшит аганың улы Татарстан Кинематографистлар берлеге Рәисе Илдар Ягъфәров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100