Галим: Википедиядә башкорт дип язылган шагыйрь Шәмсетдин Зәки башкортча иҗат итмәгән

Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, башкортлар белән татулыкны саклау максатыннан, эндәшмичә йөрергә ярамый.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов шагыйрь Шәмсетдин Зәкинең татар милләтеннән булуын һәм бары тик татарча гына иҗат итүен әйтте. Башкорт һәм рус Википедиясендә Шәмсетдин Зәки башкорт шагыйре дип күрсәтелгән.

«Шәмсетдин Зәки (1821 — 1865) — элекке Оренбург губернасы Ишмәт авылыннан. Башкортлар аны башкорт шагыйре дип йөртә. Ул башкортча бер юл язмаган, башкорт милләтеннән дә түгел. Дуслыкны саклыйбыз, дигән булып, „уртак“ дип аталуга ризалашабыз. Авыз тутырып әйтергә кирәк: Шәмсетдин Зәки — татар кешесе», — дип сөйләде галим Татар китабы йортында лекциядә.

Профессор сүзләренчә, татулыкны саклау максатыннан, эндәшмичә йөрергә ярамый. «Бу очракта үзебезнең милләтне якларга кирәк, җебеп тору дөрес түгел. Хәтта Галимҗан Ибраһимов белән Авзал Таһировны да башкорт язучысы, дип йөртәләр. Алар гомер буе татар телендә язган», — диде ул «Борынгы чордан — Яңа заманга» лекциясендә.

Галим татар әдәбиятында шигърият өстенлек итүен, зур үсеш алуын әйтте. Мисал буларак ул, XIX йөзнең икенче яртысында иҗат иткән Һибәтулла Салихов, Мәүла Колый, Шәмсетдин Зәки, Габделҗаббар Кандалый кебек татар әдипләрен атады.