news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Клара Булатова белән очрашу булды

Аның шигъриятенең нигезендә тормыш һәм иҗади хезмәт шатлыгы, тугрылык, дуслык, мәхәббәт хисләре, йөрәк җылысы, күңел сафлыгы ята.

Түбән Камада Клара Булатова белән очрашу булды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстанның халык язучысы Клара Булатова белән очрашу узды. Шагыйрә белән очрашуга җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, әдибәнең якташлары, дуслары һәм аның иҗатын яратучылар җыелды.

Шагыйрә Клара Булатова исеме бөтен татар дөньясында билгеле. Аның шигъриятенең нигезендә тормыш һәм иҗади хезмәт шатлыгы, тугрылык, дуслык, мәхәббәт хисләре, йөрәк җылысы, күңел сафлыгы ята. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җор телле һәм сүзгә оста Клара ханым очрашу барышында тамашачыларга гомерендәге истәлекле вакыйгалар, аның иҗатына һәм шагыйрә буларак танылуына этәргеч биргән шәхесләр, балачагы, яшьлек еллары, гаилә тормышы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

7 яшеннән кулына каләм алган Клара апа гомере буена шигърияткә тугры булып яши. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 40 елдан артык укытучы булып эшли, укучыларын да иҗади мохиткә тарта. Әдәби очрашуда да шагыйрәнең бик күп шигырьләре яңгырады, тамашачы мөхтәрәм әдибәгә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Без китапханәләребезгә танылган язучылар һәм шагыйрьләребезнең китаплары кайтуга бик сөенәбез, ә шундый күренекле шәхесләребез килүенә чиксез шатланабыз. Бу — безнең китапханәдә Сезнең белән өченче очрашу һәм аларның һәрберсендә без Сезне, Сезнең иҗатыгызны яңача ачабыз. Биш елдан соң 90 яшьлек юбилеегызны да билгеләп үтү өчен очрашырбыз дип өметләнәбез», — дип рәхмәт сүзләрен җиткерде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова.

Әлбәттә, кичәдә Клара Булатова сүзләренә язылган күп кенә җырлар да яңгырады. Үз моңнарын бәйрәм кунагына һәм тамашачыларга Марат Фәйрушин, «Илһам» татар эстрада ансамбле, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле җырчылары һәм авыл үзешчәннәре бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100