news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә шигырь конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Анда шәһәрнең 9 яшүсмерләр клубыннан 19 бала катнашты.

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә шигырь конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 10 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәре паркында Саҗидә Сөләйманова истәлегенә «Туган ягым талантлары» дип исемләнгән әдәби конкурсы җиңүчеләрен ачыкладылар.

Анда шәһәрнең 9 яшүсмерләр клубыннан 19 бала катнашты.Алар «Сугыш турында шигырьләр сөйлибез», «Барысы да ана кулыннан», «Ватан турында» номинацияләрендә көч сынаштылар.

Катнашучылар шигырьләр яхшы белүләрен, әсәрләрнең популяр өзекләрен, сәнгатьле уку һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Конкурсантларны сайлап алынган әсәрнең туры килүе, эмоциональ йогынтысы, шулай ук башкару буенча бәяләделәр.

Барлык балалар да үзләрен бик талантлы һәм яхшы әзерлекле итеп күрсәтте. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100