Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ галимнәре милли әдәбиятлар белгече Җәмил Сафиуллин истәлегенә китап әзерләгән
«Җәмил абый татар шагыйрьләре әсәрләрен, рус һәм Европы шагыйрьләре иҗаты белән чагыштырып, аларның милли үзенчәлекләрен күрсәтте», — диде Марсель Ибраһимов.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның филология факультеты деканы, кафедра мөдире, милли әдәбиятларны өйрәнгән белгеч Җәмил Сафиуллинга багышланган китап дөнья күрде.
«Рус филологиясе факультетын җитәкләсә дә, яшьтән үк милли әдәбиятлар тормышы белән кызыксынды. Көчле теоретик буларак, ул милли әдәбиятларны чагыштырып өйрәнү идеясе тарафдары иде, бу өлкәдә яңа ысул — чагыштырма әдәбият белемен тәкъдим итте, аның теоретик нигезләрен ачыклады», — диде китапның фәнни мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, Җәмил Сафиуллин татар шагыйрьләре әсәрләрен, рус һәм Европа шагыйрьләре иҗаты белән чагыштырып, аларның милли үзенчәлекләрен күрсәткән галим. «Хезмәтләре татар әдәбиятын өйрәнүнең бер юлын һәм аны дөнья әдәбияты контекстына кертү мөмкинлеген күрсәтте. Зур акыл иясе булуына карамастан, ул бик тыйнак галим иде, үзеннән соң калын китаплар калдырмады», — диде мөхәррир.
«От романтизма к сопоставлению литератур» китабы «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинары кысасында ТР Фәннәр академиясендә тәкъдим ителде. Аны Татарстан Фәннәр академиясе чыгарды.
«1996нчы елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, 3 ел аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясен яклагач, Җәмил Галимович мине үзе җитәкләгән кафедрага эшкә алды. 25 ел без бергә булдык, минем өчен ул остаз да, фикердәш тә иде. Бу китапны без остазыбызның рухына багышлап чыгардык», — диде Марсель Ибраһимов.
1990 елларда «Казан утлары» журналында Җәмил Сафиуллинның «Александр Пушкин иҗатында Коръән» дигән мәкаләсе дөнья күргән булган. Гомеренең соңгы елында ул Шәехзадә Бабичка багышланган ике мәкаләсен «Казанский альманах» журналында бастырган. «Теоретик хезмәтләрендә дә татар әдипләре гел телгә алынды, иҗатлары төрле фәлсәфи система аша яктыртылды», — диде мөхәррир.
«От романтизма к сопоставлению литератур» китабы галимнең вафатыннан соң дөнья күрде. Китапны аның шәкертләре, КФУ галимнәре Венера Әминева, Алсу Хәбибуллина, Эльвира Нагуманова төзеде.
Китапка Җәмил Сафиуллинның төрле елларда язылган фәнни хезмәтләре, берничә хикәясе һәм басылып өлгермәгән язмасы кергән. Тематик яктан бу хезмәтләр төрле: романтизм теориясеннән алып чагыштырма әдәбият мәсьәләләренә кадәр.
Китапның икенче өлешен галим турындагы хатирәләр били. Аларның авторлары — Җәмил Галимовичның хезмәттәшләре, дуслары, фикердәшләре, шәкертләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз