Мамадыш районы Уразбахты авылы турында китап чыкты

Китап русчага да тәрҗемә ителә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Вәрис Галинең «Мең тамырлы Уразбахты» исемле яңа китабы басылып чыкты.

ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы Уразбахты авылы тарихы, географиясе, топонимикасы һәм кешеләре турында. Бүгенге көндә әлеге китап русчага тәрҗемә ителә.