Ульяновск шәһәрендә өлкә татар язучыларының бишенче форумы узды

Форумда Татарстан язучылар берлегеннән дә делегация катнашты.

(Ульяновск, 6 май, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәрендә өлкә татар язучыларының бишенче форумы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Ульяновск шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә татар язучыларының «Каурый каләм эзеннән…» дип аталган бишенче Форумы узды.

Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган быелгы җыенга каләм ияләре генә түгел, ә татар авылларындагы китапханәчеләр һәм ана теле укытучылары да чакырулы иде.

Форумда Татарстан Язучылар берлегеннән дә делегация катнашты, Сембер язучылары берләшмәсенең яңа Советы, аның рәисе сайланды һәм әдәбият өлкәсендә премия лауреаты ачыкланды.