«Әдәби марафон»да катнашу өчен 2320 кеше теләк белдергән

«Әдәби марафон» 21 көн дәвамында үткәрелә.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). «Әдәби марафон»да катнашу өчен 2320 кеше теләк белдергән

ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Әдәби марафон»да катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде.

«Марафонда катнашу өчен барлыгы 2320 гариза килгән. Шулар арасыннан 41 кеше башка төбәкләрдән, 2 кеше — чит илдән (Австралия һәм Төркия). Язучыларның да катнашуы шатландыра», дип хәбәр итә оештыручылар.

XV #әдәбимарафон 2021 елның 1 апреленнән башланды.