news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов 2016-2020 елларда республика әдәбияты үсешенә нәтиҗә ясады

Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.

Данил Салихов 2016-2020 елларда республика әдәбияты үсешенә нәтиҗә ясады
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2016-2020 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Данил Салихов Татарстанда алдагы дүрт елдагы әдәби процессларга нәтиҗә ясады.

Сүз язучыларның очрашулар уздыруы, юбилейлар, Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар турында барды.

Данил Салихов язучылар инициативасы белән башланган чараларга хәерхаклы булган өчен Татарстан Президентына, мәдәният министрлыгына, шактый гына район башлыкларына рәхмәтләрен җиткерде.

«Татарстан язучылар берлегенең төп максатларының берсе — әдипләргә алмаш әзерләү. Корылтайлар арасында 32 кеше кабул ителде», — диде Данил Салихов. Алар арасында ничә яшь кеше булуына ачыклык кертелмәде.

«Барыгызны да яратам. Алда сайланачак идарәгә уңышлар телим», - дип төгәлләнде рәиснең доклады.

  • Тинчурин театры залында Татарстан язучылар берлеге съезды бара.
  • Съездда рәсми кунаклар — ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100