Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әдәби әсәрне кычкырып уку буенча Түбән Кама чемпионы билгеле булды
Конференцияләрдә җиңүчеләр 2021 елның июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашачак.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә кычкырып китап уку буенча «Открой рот» дип исемләнгән чемпионатның сайлап алу этабы узды.
Анда 17 кеше катнашты, алар арасында китапханәчеләр, предприятие хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм укытучылар бар иде. Конкурсантлар бернинди әзерлексез таныш булмаган текстлар укыды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Чемпионатта Татьяна Устинова, Роберт Гэлбрейт, Дмитрий Глуховский, Эмили Сент-Джон Менделеев, Владимир Сорокин һәм башка авторларның әсәрләреннән өзекләр укылды.
Чемпионат 5 раундтан торды. Нәтиҗәдә, «Танеко» җәмгыятендә диспетчер булып эшләүче Ирина Мәхмүтова әдәби әсәрне кычкырып уку буенча Түбән Кама чемпионы булды. Хәзер ул безнең шәһәрне ярымфиналда яклаячак.
Түбән Камадан тыш, сайлап алу этаплары Россиянең тагын 200 шәһәрендә һәм чит илләрдә узды. Конференцияләрдә җиңүчеләр 2021 елның июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз