Татар язучысы Рөстәм Галиуллинның китабы башкорт теленә тәрҗемәдә чыкты

«Гипнозсы малай» китабын Айгиз Баймөхәммәтов тәрҗемә иткән.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Уфада татар язучысы Рөстәм Галиуллинның башкорт телендә «Гипнозсы малай» дигән китабы басылды.

Тәрҗемә авторы — Айгиз Баймөхәммәтов, рәссамы — Альбина Такалова. Җыентыкта мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы хикәяләр тупланган, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Рөстәм Галиуллинның әсәрләре бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Икенче яктан, әдәбият һәрвакыт безнең халыклар дуслыгы күпере булды. Рөстәм Госман улы — Татарстанда башкорт әдәбиятын популярлаштыручы талантлы язучыларның берсе», — диде тәрҗемә авторы, язучы Айгиз Баймөхәммәтов.