news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең танылган психологы Рамил Гарифуллинның китабы татар телендә чыккан

«Казан-ностальжи» китабының татар теленә тәрҗемәсе электрон форматта басылган.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең танылган психологы, КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллинның «Казан-ностальжи» китабы татар телендә чыккан.

«"Казан-ностальжи" дип аталган әдәби хикәяләр китабымны Наилә Яхина татар теленә тәрҗемә итте. Китапның электрон басмасы чыкты. Ул Пси-фактор федераль сайтында урнаштырылган. Һәр хикәягә аерым сылтама бар. барысы да бик матур ясалган», — ди Рамил Гарифуллин.

Китапта 91 хикәя тупланган. «Минем барлык хикәяләрем — балачагым хәтирәләре», — диелә кереш сүздә.

Китап белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Рамил Гарифуллин — КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100