Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Леонид Слуцкий ЛДПР партиясенең яңа рәисе булды
Россия Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясенең җитәкчесе Леонид Слуцкий партиянең рәисе итеп сайланды.
Бүген Мәскәүдә узган съездда делегатлар яшерен тавыш бирү ярдәмендә Слуцкийны сайлады. Элегрәк аның кандидатурасын рәис вазифасына тавыш бирү бюллетенына кертергә ЛДПРның югары советы тәкъдим иткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
18 майда Слуцкий Дәүләт Думасында партиянең фракциясен җитәкләде.
Сәяси партиянең лидеры Владимир Жириновский озак вакыт авырудан соң 6 апрельдә вафат булды. Аңа 75 яшь иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз