news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе җитәкчесе итеп Леонид Слуцкий билгеләнде

Леонид Слуцкий Россия Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясен җитәкләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы фракция матбугат хезмәте башлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутатлары күпчелек тавыш белән Леонид Слуцкийны фракциянең даими җитәкчесе итеп сайлады», - дип белдерде фракциянең матбугат секретаре Александр Дюпин.

  • Сәяси партия лидеры Владимир Жириновский озакка сузылган авырудан соң 6 апрельдә 75 яшендә вафат булды.

Ул чагында чыганак Леонид Слуцкийның матәм чаралары оештырылган чорда ЛДПР фракциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100