news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскига студентлар медицина десанты килде

Студентлар каникул вакытында шәһәр, район җирлекләрендә медицина буенча эшләп карап, аннан соң укып бетергәч, эшкә кайту мөмкинлеге дә бар.

Лениногорскига студентлар медицина десанты килде
http://zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорскига Оренбург, Чувашия, Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина көллияте студентлары килде. Алар төрле курс студентлары, араларында 2нче, 3нче һәм 5нче курста укучылары бар. 12 студент бер атна дәвамында авыл җирлекләрендәге фельдшерларга диспансеризация үткәрергә ярдәм итәчәк.

Студентлар өч төркемгә бүленеп, Иске Куак, Шөгер, Зәй-Каратай, Яңа Чыршылы һәм якын-тирәдәге ФАПларга барачак, алар анда чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә диспансеризация үткәрәчәк.

Шимбә көнне мәктәпләрдә санитария буенча лекцияләр укыячаклар, ОРВИ, балалар травматизмы турында сөйләячәкләр.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, программада студентларны шәһәр белән таныштыру, музейларга алып бару да каралган.

Студентлар каникул вакытында шәһәр, район җирлекләрендә медицина буенча эшләп карап, аннан соң укып бетергәч, эшкә кайту мөмкинлеге дә бар. Бу — бик яхшы мөмкинлек. Студент тәҗрибә туплап, аннан янәдән шушы үзенә таныш булган җирлектә эшләве дә уңайлы булачак.

Студентларны шәһәрдәге кунакханәгә урнаштырганнар. Студент Ибраһим Ал-Саади Гыйракта туып-үскән. Хәзер ул Мордовия университетында 5нче курста укый.

«Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Россиядә уку миңа бик ошый. Рус телен үзләштердем, предметларны рус телендә укыйм. Һөнәри юнәлешемне неврология белән бәйлисем килә. Студентлар отрядында беренче тапкыр гына катнашам. Яңа танышулар, яңа эмоцияләр көтәм, тәҗрибә туплау өчен дә яхшы булачак», — ди ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100