news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Лениногорскига 67 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм программасы билгеле

Лениногорскига 67 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм программасы билгеле
Рамия Гарифуллина

Бүген, 18 августта, Лениногорскиның 67 еллыгына багышланган бәйрәм була. Шәһәр халкын һәм кунакларны күргәзмә, шул исәптән китап күргәзмәсе, флешмоб, мастер-класслар көтә.

Балалар рәсем конкурсында катнаша ала. бу турыда «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

«Юбилейный» паркында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылачак.

Кич белән бәйрәмдә катнашучыларны күбек бәйрәме һәм ретро-Party дискотекасы көтә.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100