news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскидагы Шашин һәйкәле мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк

Лениногорскидагы Шашин һәйкәле мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк

Лениногорскида атаклы геолог Валентин Шашинга куелган һәйкәлне Татарстанның мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә планлаштыралар. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу тарихи әһәмияткә ия булган монументны сакларга һәм безнең төбәкнең уникаль тарихына туристлар игътибарын җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Валентин Дмитрий улы Шашин 1916 елның 3 (16) июнендә Бакуда эшче-нефтьче гаиләсендә туган. Хөзмәт юлын инженер-геолог буларак башлап җибәргән. 1965-1970 елларда СССР нефть чыгару сәнәгате министры, 1970-1977 елларда СССР нефть сәнәгате министры булган. Карьерасын совет хөкүмәте министры вазифасында тәмамлаган. 1977 елның 23 мартында вафат булган.

1947 елдан 1960 елга кадәр Шашин башта БАССРның, аннары ТАССРның нефть тармагында җитәкче вазифаларда эшләгән. Аның бу ике республика территориясендә яңа чыганаклар ачуга керткән өлеше бик әһәмиятле. Галим һәм администраторның тырышлыгы белән ТАССР совет нефть чыгару өлкәсендә төп төбәкләрнең берсе булган. 1956 елдан 1960 елга кадәр ул «Татнефть» берләшмәсен җитәкләгән. Компания хәзер аның исемен йөртә.

Һәйкәл 1981 елда куелган. Аны Казанның танылган скульпторы Виктор Рогожин архитекторлар Павел Федотов һәм Владимир Морозов белән берлектә ясаган. Монумент традицион совет стилендә эшләнгән: авторлар Шашинның шәхесенең икътисад һәм фән өчен әһәмиятен күрсәтергә тырышкан. 2002 ел башында һәйкәлне ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә керткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot