news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды

Бүгенге көндә районда дезоморфин кулланучыларның рәсми саны - 148 кеше

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Утырыш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфисә Ибраева җитәкчелегендә үтте. Көн кадагына яхшы һәм начар яңалыкларны үз эченә алган ике мәсьәлә чыгарылды.
“Лениногорские вести” язганча, яхшы хәбәр бүген Лениногорскида героинны бөтенләй дә табып булмауга бәйле. Начар хәбәр исә элегрәк “героинда утыручы”ларның дезоморфин куллана башлауларына кагыла. Бүгенге көндә андыйларның рәсми саны 148 кешегә җиткән. Ә узган ел статистикасы буенча, ул чакта шәһәрдә бу матдәне кулланучы бер генә кеше дә исәпләнмәгән.
Билгеле булганча, дезоморфин ясалма барлыкка китерелгән наркотик булып санала. Аны кулланган кешенең эчке органнарында черү процессы башлана. Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рима Әмирова сүзләрендә караганда, бүгенге көндә 4 кеше әлеге наркотик матдәне куллану аркасында зарар тиюдән дәвалана. Дезоморфин куллану аларның сәламәтлегенә нык зыян салган. Алар инде беркайчан да үз көчләре белән ятактан тора алмаячаклар, ди табиб. Белгеч бу мәсьәләне шәхси аптекаларның эшчәнлеге нык катлауларндыруына басым ясады. Аларның кайберләрендә әлеге наркотик матдәне ясау өчен кирәкле булган кодеин составлы препаратлар инде әзер килеш сатыла икән.
Дезоморфиннан тыш, Лениногорск наркоманнары арасында мефедрон куллану да киң таралыш ала башлаган. Кайбер Европа илләрендә ул катгый тыелган. Ә менә РФ буенча контрольдә тотылучы психотроп матдәләр исемлегенә ул, кызганычка, эләкмәгән. Моңа китерәчәк тиешле закон кабул ителгәнче, Лениногорскиның наркотикларга каршы комиссиясе әгъзалары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны көчәйтергә, социаль рекламаларны һәркайда кулланырга тырышырга кирәк, дигән карарга килделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100