
Лениногорск шәһәре һәм районында беренче игезәкләр тууы теркәлде. Бәхетле сабыйлар Минәҗевлар гаиләсендә туган. Малайларга Далер һәм Данияр дип исем биргәннәр.
«Заман сулышы» сайтында хәбәр ителгәнчә, Лениногорск шәһәре һәм районы буенча юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова гаиләгә ике бала креслосы тапшырды.