news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Габдулла Тукай исемендәге нәфис сүз бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Лениногорскида Габдулла Тукай исемендәге нәфис сүз бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
Фото: "Заман сулышы" газетасы

9 октябрьдә Лениногорск шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Ул ТР Рәисе каршындашы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Мәдәният министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылды.

Шигырь сөйләүчеләрне жюри бәяләп, билгеләп барды. Жюри составында Лениногорскиның Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, китапханәчеләр һәм Казан шәһәре Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина булды.

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Шигъри ярыш шәһәр һәм район мәктәпләреннән әдәбиятны яраткан, нәфис сүз сәнгатен аңлаган 29 укучыны берләштерде. Алар өч категориядә көч сынаштылар (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар).

Сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә катнашучылар әдәби әсәрләрнең тирәнлеген һәм матурлыгын күңелләре аша үткәреп, тыңлаучыга җиткерә алдылар. Бәйге йомгаклары буенча төрле яшьтәге балалар арасыннан иң талантлы 3 укучы җиңүче дип табылды.

Алар арасында Иске Иштирәк мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Фәтхетдинова Диләрә, 11 гимназиянең 5 сыйныф укучысы Гатин Ислам һәм Тимәш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Вафина Диана бар.

Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйгедә катнашучы һәр укучы дипломга ия булды.

Ә җиңүчеләр исә киләсе елның апрель аенда Казан шәһәрендә узачак республикакүләм бәйгедә Лениногорск районы данын яклаячак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot