news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында иң яхшы сыер савучыларны һәм технологларны билгеләделәр

Районның “Ленин” хуҗалыгында (Федотовка авылы) машина белән сыер саву операторлары һәм технологлар конкурсы узды.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районында иң яхшы сыер савучыларны һәм технологларны билгеләделәр, дип хәбәр итә район газетасы. 
Районның “Ленин” хуҗалыгында (Федотовка авылы) машина белән сыер саву операторлары һәм технологлар конкурсы узды.
 
Конкурска катнашырга дип хуҗалыклардан 15 сыер савучы һәм 8 технолог килде. Алар теоретик һәм практик өлеш буенча көч сынашты. Хезмәтчәннәр сорауларга тиз генә җавап биреп, практик өлештә дә сынатмадылар.
 
Машина белән сыер саву операторлары саву аппаратын тиз генә сүтеп, җыеп куйгач, сыер савуда осталыкларын күрсәтте. Технологлар лабораториядә эшләде.
 
Шулай ук төрле кызыклы конкурсларда да катнашып алдылар, мәсәлән, таяк тартышу, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату.
 
Сыер савучылар арасында беренче урынга “Лениногорская агрофирмасы”ннан Дания Гарифуллина лаек булды. Ул мультиварка белән бүләкләнде. Технологлар арасында беренче урынны урынны “Сатурн-Урал” җәмгыятеннән Илназ Ситдиков алды, ул да мультиварка белән бүләкләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100