news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск район Советының V сессиясе үтте

Агымдагы елның 1 гыйнварына шәһәр һәм районда 86 мең 897 кеше яши

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорск район Советының V сессиясе үтте. Анда ТР Дәүләт Советы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР этил спирты һәм алкоголь продукциясе әйләнешен күзәтү һәм сыйфатын тәэмин итү дәүләт контроле, Президент аппараты, Дәүләт Советы вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэрының 2010 елдагы эш хисабы, 2011 елгы бурычлар турында доклад белән Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.
Агымдагы елның 1 гыйнварына шәһәр һәм районда 86 мең 897 кеше яши. Кызганыч ки, үлүчеләр саны туучыларга караганда күпкә артык. 2010 елда туучылар саны 4 процентка артып, 982 кешене тәшкил иткән. Үлүчеләр исә 5 процентка күбрәк булып, 1 мең 254 кешене күрсәтә.
Муниципаль берәмлекнең төп нигезен сәнәгатьтә җитештерү тәшкил итә. Шәһәребезнең “Агропак-Татарстан”, “Татнефть-ЛениногорскРемСервис”, механика заводы, “Автоспецоборудование” җәмгыятьләрендә уңай динамика һәм промышленность җитештерүчәнлегенең югары булуы күзәтелә. Шәһәр һәм район икътисадында кече бизнес предприятиеләренең дә йогынтысы зур. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәһәр һәм районда 500дән артык кече предприятие һәм 1 мең 500дән артык шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген алып бара.
2010 елда ваклап сәүдә итү әйләнеше 3 миллиард сумнан арткан. Бер кешегә елына 35 мең сумнан артык хезмәт күрсәтелгән дигән сүз бу. Халыкка 1 миллиард 963 миллион сумлык түләүле хезмәт, шуларның 167 миллионы көнкүреш хезмәте күрсәтелгән.
Кече предприятиеләрдәге бер хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 10 мең сумнан артык булуны күрсәтә. 2009 елда ул 9 мең булган.
Шәһәр һәм районда эшсезлек күрсәткече 1,88 процент. Мәшгульлек үзәгендә 834 кеше исәптә тора. 2009 ел белән чагыштырганда, 106 кешегә азрак. Мәшгульлек үзәгенең төп клиентлары – түбән квалификацияле һәм аз стажлы физик затлар. Эш сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 62 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Ел башыннан 235 кеше үзмәшгульлек линиясе буенча үз эшчәнлеген ачып җибәргән.
Шәһәр һәм районда 24 меңнән артык пенсионер яши. Уртача пенсия 7 мең 432 сум.
Узган ел юллар төзелеше һәм аларны төзекләндерүгә, шәһәр һәм районның транспорт инфраструктурасына игътибар аеруча зур булган. Пассажирларны өч шәһәр маршруты һәм 7 шәһәр яны маршруты йөртә. Аларга “Спутник” җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Юл хезмәте көчләре белән шәһәр һәм район буенча 85 миллион сумнан артык эшләр башкарылган. Шуның 5 миллионнан артыгы шәһәр бюджеты исәбеннән. Кошевой, Суворов, Крупская, Моряков, Камышлы һәм Чайковский урамнарында тротуарлар, квартал эчләре төзекләндерелгән. Федотовка-Кузьминовка юллары салынган, Лениногорски-Чирмешән трассасы төзекләндерелгән, Түбән Каран авылындагы күпергә капиталь ремонт эшләре үткәрелгән.
– Бүген райондагы юлларның 70 процентына ремонт кирәк. Әлеге эшләр зур чыгым сорый. Әйтик, елына 40–45 километр юллар төзекләндерү мөһимлеге булганда, без аның нибары 10–15 километрын гына төзекләндерәбез. Промышленность предприятиеләре һәм муниципалитет ярдәме белән узган ел шәһәрнең шәхси секторында 3 километр юл салынган, – диде докладчы.
Республика хөкүмәте ярдәме белән районның 14 авылында каптажлар һәм суүткәргечләр яңадан сафка бастырылган. 15 километр суүткәргеч төзекләндерелгән. 10 өр-яңа каптаж төзелгән. Әмма су белән проблемалар моның белән генә хәл ителеп бетми. 50–60 нчы елларда салынган суүткәргечләр 100 процент диярлек тузган хәлдә.
– Зеленая Роща авылын канализация челтәрләре белән тәэмин итү, Ромашкино һәм Шөгердә чистарту корылмалары төзү эше дә иң төп мәсьәләләр рәтендә тора, – диде Рәгать Галиәкъзамович.
Татарстан Республикасы хөкүмәте, Лениногорски муниципаль районы һәм “Макси-Инвест” җәмгыяте арасында төзелгән беркетмә нигезендә, шәһәрдә “ТатСталь” мини-заводы төзелеше башланган. Аның төп максаты – елына 1 миллион 200 мең тонна корыч җитештерү буенча электрметаллургия заводы булдыру. Быелга генераль подрядчы сайлау буенча тендер игълан итү бурычы куелган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100