news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсе Луга шәһәре Татар җәмгыяте җитәкчесе Ишбала Әбүсәров вафат

Татар җәмәгать эшлеклесе Ишбала Әбүсәров вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Кайгынамәне вәкиллек рәсми сайты чыгарды.

Ишбала Әбүсәров озак еллар дәвамында Ленинград өлкәсе Луга шәһәре һәм Лужск районының «Татарлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасын җитәкли һәм биредә яшәүче татарларының милли-мәдәни үзенчәлеген үстерүгә зур өлеш кертә.

Ихлас күңелдән кайгыгызны, югалту ачысын уртаклашабыз, сезнең белән бергә кайгырабыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100