news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарларны ачыклау дәвам итә

Бүгенге көндә Татарстаннан чакырылган 16570 яугир исеме билгеле

(Санкт-Петербург, 24 март, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Ленинград өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарларны ачыклауны дәвам итә. Бер үк вактытта, яугирләрнең исемен мәңгеләштерү буенча да эш алып барыла. Бүгенге көндә Татарстаннан чакырылган 16570 яугир исеме билгеле. Алар Бөек Ватан сугышында, Ленинградны саклауда һәм шәһәр камалышында һәлак булганнар һәм госпитальләрдә үлгәннәр. Күптән түгел 1942 -1943 елларда фин хәрби лагерьлары урнашкан Выборг районы Селезнев авылы территориясендә совет яугирләре күмелгәнлеге билгеле булды. Исемлектә һәлак булган 2029 яугир фамилиясе, аларның утызы татар милләтеннән яки Татар АССРыннан фронтка чакырылганнар. Оборона министрлыгы мәгълүматләренә караганда, 1941-1943 еллардагы чорда исемлектәге барлык яугирләр дә хәбәрсез югалганнар, әсирлектә һәлак булганнар һәм Финляндиядә күмелгәннәр. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин сүзләренә караганда, бу мәгълүматларның дөреслеген тикшергәннән соң, туганнарын эзләп табу өчен, исемлекне үзәк матбугатта бастырып чыгару күз уңында тотыла. Яугирләр күмелгән урында мемориаль плитә урнаштыру да каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot