news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Зарипов Чаллы шәһәр советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Чаллыда шәһәр советының XV утырышында депутат Ленар Зариповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Ул кичә Татарстанның Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы булды.

Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев депутаттан шәхси гариза булуын әйтте.

«Ленар Рәфкать улы Актаныш районы җитәкчесе итеп билгеләнде, әлегә бу вазифа башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак яңгырый. Ул район советы депутаты булып сайланырга тиеш, билгеле процедуралар узасы бар. Без барыбыз да хезммәттәшебезне бик яхшы беләбез. Ул үзен уңай яктан күрсәтте. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге безнең күз алдында үтте. Ышанычлы, җаваплы, тәртипле кеше. Бик таләпчән, шул ук вакытта яхшы күңелле», - диде шәһәр башлыгы.

Ленар Зарипов 1967 елда Актаныш районының Күҗәкә авылында туган, Казан энергетика университетын тәмамлаган, «Сетевая компания» филиалы директоры булып эшләгән, Чаллы шәһәр советы депутаты булган.

Актаныш депутатлары аның кандидатурасын бертавыштан хуплады. Хәзер Ленар Зарипов район башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100